+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 октябрь 2019, 14:43

Халыкны алдап баючылар арта

Сак булыгыз, районнарда ялган электриклар йөри!

Сак булыгыз, районнарда ялган электриклар йөри!
Күптән түгел Уфада 19 яшьлек ике егет үзләрен газ хезмәтеннән дип белдереп, пенсионерларны алдап йөрүе турында язган идек. Алар полиция тоткарлаганчы, дүрт пенсионерны алдап, акчаларын алган булып чыкты.
Кеше алдап баерга тырышучылар хәзер авылларда да йөри икән. Чакмагыш районында ялган электриклар йөрүе турындагы хәбәр бу көннәрдә социаль челтәрләрдә таралды. Анда хәбәр ителүенчә, Аблай авылында билгесез бер кеше бик кыйммәт хакка счетчиклар алыштырып йөргән. Соңыннан ачыклануынча, ул районның “Энергосбыт” оешмасы хезмәткәре булмаган.
Әгәр дә сезгә счетчик алыштырырга дип электриклар килсә, аның таныклыгын күрсәтүен сорагыз. Шик туса, районның “Энергосбыт” оешмасына шалтыратыгыз.
Читайте нас