Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Торатау геопаркы" фән, мәгариф, экология, мәдәният һәм туризм үзәге" коммерция карамагында булмаган автоном оешма төзү турындагы боерыкка кул куйды.
Аны оештыручылар - Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты һәм республиканың «Торатау Конгресс-холлы» учреждениесе.
Документ нигезендә, яңа оештырылган үзәкнең уставын раслауга тапшырырга һәм аны Башкортстан буенча Русия Юстиция министрлыгы Идарәсендә теркәүне тәэмин итәргә кушылды.
Күрсәтмәнең үтәлешен контрольдә тоту Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимиятенә йөкләтелгән.