Бу оешма Советлар Союзының бөтен яшьләрен берләштергән иде.
Бүген — комсомолның туган көне. Узган елда әлеге яшьләр оешмасы оешуга 100 ел тулган иде.
Яшьләрнең коммунистик союзы, ягъни комсомол, сәяси яшьләр оешмасы буларак, 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләренең I Бөтенрусия съездында оештырыла. 1924 елда аңа Владимир Ильич Ленин исеме бирелә, ә 1926 елда ул Яшьләрнең Бөтенсоюз Ленинчы Коммунистик Союзы исеменә әйләндерелә.
Комсомолның эмблемасы һәм 1922 елда ВЛКСМ әгъзасының значогы барлыкка килә. Бу оешма идеалында һәм принципларында берничә буын үсте. Аның активистлары шәһәрләр, предприятиеләр, тимер юллары төзеде. Киң билгеле проектларның берсе — Байкал-Амур магистрале. Бу төзелештә илнең төрле төбәкләреннән җыелган комсомол яшьләре катнашты. Шулай ук Бөек Ватан сугышында комсомоллар күрсәткән искиткеч батырлыклар да билгеле.
Комсомол оешмасы СССР таркалу белән яшәүдән туктады. Ә кайчандыр комсомол исемен йөртүчеләр бүген ул вакытны сагынып искә ала.