+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 октябрь 2019, 03:51

Җинаятьчелеккә каршы көрәш нәтиҗәлеме?

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия эчке эшләр министрының беренче урынбасары, полиция генерал-полковнигы Александр Горовой белән очрашты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия эчке эшләр министрының беренче урынбасары, полиция генерал-полковнигы Александр Горовой белән очрашты.


– Бездә эчке эшләр органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган. Моның өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Контрафакт продукциягә, җәмәгать урыннарында җинаятьләргә каршы көрәш юнәлешләрендә уртак эш алып бару мөһим нәтиҗә бирә. Әйтик, Уфа бистәләренең берсе — Инорста әле күптән түгел генә урам җинаятьчелеге нык үсешкән иде. Без анда яктырту, видеокүзәтү системалары урнаштырдык, Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә өстәмә полиция пункты ачтык, патрульләр санын арттырдык. Һәм бүген җинаятьчелекнең 40-50 процентка кимүен күрәбез. Шулай ук контрафакт хәмер белән агуланудан үлүчеләр саны да сизелерлек кимеде, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Александр Горовой сүзләренә караганда, республика белән хезмәттәшлек конструктив нигездә бара, бу килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү мөмкинлеге бирә.

– Бүген Башкортстан тотрыклы үсешә. Бу, шул исәптән, чит илләрдән күпсанлы эшче көчләрнең килүен дә күздә тота, — диде ул. — Без Русия һәм Башкортстан территориясендә чит ил гражданнары өчен уңайлы шартлар тудыру өчен документлар әйләнешен оптимальләштерүгә юнәлтелгән эш башкарабыз.
Читайте нас