“Инвестиция сәгате”ндә алгарышлы социаль-икътисади үсешэ территорияләрендәге максатлы эшчәнлек турында сүз барды.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында “Инвестиция сәгате” форматында Инвестицион комитетның чираттагы утырышын үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, алгарышлы үсеш территорияләре булдырылган муниципалитетлар башлыклары, шулай ук әлеге мәйданчыкларның гамәлдәге һәм потенциаль резидентлары катнашты.Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов билгеләвенчә, Башкортстан ТОСЭР саны буенча илдә лидерларның берсе: алар Бәләбәй, Күмертау, Нефтекама, Благовещен һәм Белоретта теркәлгән. Аларның төп эш күрсәткечләре буенча республика уртача Русия дәрәҗәсенә туры килә.
Ведомство җитәкчесе хәбәр итүенчә, агымдагы елның тугыз аенда барлык ТОСЭРлар буенча 12 резидент-компания арткан, аларның гомум саны 29га җиткән. Бу чорда инвестицияләр 230 миллион сум тәшкил итеп, гомум күләме 2,1 миллиард сумнан артып китте.
"Инвестиция сәгате”ндә муниципалитетлар башлыклары тугыз ай эчендә эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте, ә территорияләрнең потенциаль резидентлары проектларны гамәлгә ашыру планнары һәм дәүләт ярдәменең таләп ителә торган чаралары турында сөйләде.
Башкортстан Башлыгы шәһәр һәм район җитәкчеләренә инвесторлар белән эшне активлаштырырга кушты. Шул ук вакытта республика кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын ассызыклады.