+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Ноября 2019, 12:45

Кыйналган ир урманда туңып үлгән

Бәләбәйдә яшәүче 33 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатылды.

Бәләбәйдә яшәүче 33 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатылды.
20 октябрьдә ике ир шәһәрдән ерак түгел генә урнашкан урманга бара.
Алар арасында низаг чыга һәм берсе икенчесен нык итеп кыйный. Җәрәхәтләнгән ир икенчесеннән кача, ә җинаятьче кайтып китә. Кыйналган ирнең өске киеме булмаганлыктан, ул урманда туңып үлә.

Берничә көннән җинаятьче, иптәшенең өенә кайтмаганлыгын белеп, янә урманга килә һәм ирнең үле гәүдәсенә тап була. Җинаять өчен җавап бирәчәген аңлап, ул аны урманда җирли. Әмма бераздан үзе үк полиция бүлегенә бара.

Әлеге вакытта тикшерү бара.
Читайте нас