+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 ноябрь 2019, 16:20

Илшат Таҗетдинов Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Илшат Таҗетдинов Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко җитәкчелегендәге Русия Федерациясендә төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.

Утырышта аерым бюджетара мәсьәләләр тикшерелде. Башкортстан бюджет тәэминатын тигезләү өчен дотация алучы булып тора. Республика ел саен Русия Финанс министрлыгы белән социаль-икътисади үсеш һәм дәүләт финансларын сәламәтләндерү буенча килешү төзи. 2019 елның 9 аенда килешү кысаларында планлаштырылган барлык күрсәткечләргә ирешелә.

Утырышта төбәкләрнең вәкаләтләрен федераль дәрәҗәдә артык җайга салуны кыскарту, нәтиҗәсез бюджет чыгымнарын киметү һәм дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр каралды.
Читайте нас