Бүген "Башкортостан" дәүләт концерт залында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы җыелыш булды.
Бәйрәм чарасын республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров ачты. Андрей Назаров Хөкүмәт тарафыннан яңа бәйрәм – Милли костюмнар көнен гамәлгә кую өчен документлар әзерләнүе турында сөйләде.
Ул елына ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгаларында билгеләп үтеләчәк.
– Безнең республикада 164 милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Башкортстан халыкларының милли костюмнары бәйрәме ата-бабаларыбызның тарихына һәм мәдәниятенә тагын бер кабат мөрәҗәгать итәргә, үсеп килүче буын арасында әхлакый кыйммәтләрне алга этәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип ассызыклады беренче вице-премьер.