+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 ноябрь 2019, 13:25

Радий Хәбиров: "Кранда су чиста!"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров халыкны чиста эчәр су белән тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелүе турында язган.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров халыкны чиста эчәр су белән тәэмин итү өчен нинди чаралар күрелүе турында язган.

Ул белдерүенчә, көн саен суның 150 күрсәткече контрольдә тотыла, шул исәптән фенол һәм башкалар. Соңгы елларда арту күзәтелми.
“Бу тема тирәсендә теләсә нәрсә сөйләүчеләр күп, шул исәптән акча эшләргә теләүчеләр дә, шуңа да чын дөресен әйтәм: крандагы суны эчәргә мөмкин. Су ике ысул белән чистартыла — физик юл (фильтрлар, лампалар һәм башкалар) һәм реагентлар белән. Хлордан Уфада тулысынча баш тарттылар диярлек. Суны чистарту өчен гади аш тозы кулланыла. Иң кечкенә кисәкчәләрне бетерер өчен шушы көннәрдә водоканал 1400 тонна алюминий сульфаты сатып алды. Ул ике елга җитәчәк”, — дип язган республика Башлыгы социаль челтәрләрдә.
Читайте нас