Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында “Инвестиция сәгате” төрендә утырыш үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, алгарышлы үсеш территорияләре булдырылган муниципалитетлар башлыклары, шулай ук, әлеге мәйданчыкларның гамәлдәге һәм булачак резидентлары катнашты.
Премьер-министр урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов билгеләвенчә, Башкортстан алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре саны буенча илдә лидерларның берсе: алар Бәләбәй, Күмертау, Нефтекама, Благовещен һәм Белоретта теркәлгән. Аларның төп эш күрсәткечләре буенча республика уртача Русия дәрәҗәсендә.
Быел 9 айда әлеге территорияләрдә 12 резидент-компания арткан, аларның гомум саны 29га җиткән. Бу чорда инвестицияләр 230 миллион сум тәшкил итеп, гомум күләме 2,1 миллиард сумнан артып киткән.
Утырышта муниципалитетлар башлыклары 9 айдагы эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте, ә территорияләрнең потенциаль резидентлары проектларны гамәлгә ашыру планнары һәм таләп ителүче дәүләт ярдәме турында сөйләде.
Радий Хәбиров шәһәр һәм район җитәкчеләренә инвесторлар белән эшне активлаштырырга кушты. Шул ук вакытта республика кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын