+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 Ноября 2019, 04:17

Дөнья беренчелегендә – беренче!

Башкортстан Спорт көрәше федерациясе президенты, Премьер-министр урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев Фәдис Вәлитовка һәм Ислам Опиевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Башкортстан Спорт көрәше федерациясе президенты, Премьер-министр урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев Фәдис Вәлитовка һәм Ислам Опиевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Мәгълүм булуынча, 2 ноябрьдә Будапештта (Венгрия) спорт көрәше буенча U-23 дөнья беренчелегендә грек-рим стиле буенча беренче медальләр уйнатылды. Русиялеләр өч медаль яулады, аларның икесе Башкортстан спортчылары исәбендә. Алтын медальгә – Ислам Опиев (77 килограммга кадәр), бронза медальгә Фәдис Вәлитов (63 килограммга кадәр) лаек булдылар.

Республика көрәш мәктәбе тарихында Башкортстан спортчылары 23 яшькә кадәр спортчылар арасында беренче тапкыр дөнья беренчелегендә медальләр яулады. Моңа кадәр республика көрәшчеләренең берсе дә моңа ирешә алмаган иде.

Остазлары, Русиянең атказанган тренерлары Борис Понятов һәм Рамил Сираевның спортчыларны планлы рәвештә әзерләү нәтиҗәсендә, олимпия резервындагы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр – Русиянең спорт мастеры Фәдис Вәлитов һәм Халыкара класслы спорт мастеры Ислам Опиев иң яхшы рух-ихтыяр көче күрсәттеләр һәм дөнья беренчелеге медальләрен яуладылар.


Читайте нас