Моның турында "Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясе съезды утырышында билгеле булды.
Бүген "Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясе съезды утырышында авыл җирләрендәге йорт хайваннары мәсьәләсе дә күтәрелде. Атап әйткәндә, авылларда хуҗасыз этләр һәм песиләр проблемасына игътибар ителде.
- Авыллардагы хуҗасыз этләрнең балаларга ташлануы турында еш ишетәбез. Шулай ук, аларның бик күп юл һәлакәтләренә китергәнен дә беләбез. Бу җәһәттән хокукый базаларның камил булмавы хәлне тагын да катлауландыра, - диде чарада катнашучылар.
Киләсе елдан әлеге өлкәдә зур үзгәрешләр көтеләчәк. Атап әйткәндә, приютлар төзү, аларны тәртиптә тоту, эвтаназия буенча яңа закон проектлары үз көченә керәчәк.