Бүген "Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясенә яңа башлык сайланды.
Бүген Уфаның Конгресс-Холл бинасында "Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясенең IX (чираттан тыш) съезды үтте.
- Урындагы үзидарә - властьтагы иң катлаулы баскыч. Сез һәркөн халык белән очрашасыз, аларның проблемаларын күреп беләсез. Республика Башлыгы гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча катгый бурычлар куйды. Аларның һәркайсы сезнең тәҗрибәгә һәм тырышлыкка турыдан-туры бәйле. Бүген авылларда кече һәм урта бизнес үсешә. Без илдә авыл җирендә яшәүчеләр саны буенча алдынгы рәтләрдә. Республикада 895 муниципаль берәмлек бар. Бүген республиканың 2 миллионга якын кешесе анда яши. Шуңа да мәктәпләр, ФАПлар, дәваханәләр һәм башка социаль объектлар төзүгә игътибар кимемәскә тиеш. Соңгы вакытта авылларда фермалар төзүне активлаштырдык. Бу урыннарда өстәмә эш урыннары булдыруны да аңлата. Авылларның үсеше боларның һәркайсына турыдан-туры бәйле. Киләсе ел эстетикага бәйле булачак. Без авылларны төзекләндерергә, матурларга тиеш, - диде чыгышында республика премьер-министры урынбасары Илшат Фазрахманов.
- Күптән түгел республика Башлыгы сайлаулары үтте. Шул ук көнне урындагы үзидарә җитәкчеләре дә сайланды. Атап әйткәндә, 8 сентябрьдә 220 яңа муниципаль берәмлек башлыгы сайланды. Димәк, бүген республикадагы һәр дүртенче берәмлектә яңа җитәкче. Без аларга зур өметләр баглыйбыз. Ил Президенты билгеләгән гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру җитдилекне таләп итә. Без моны уңышлы башкарабыз. Бүген республикада 58 төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Моның өчен 177 миллион сум акча бүленгән. Бу республиканы үстерүгә җитди ярдәм булачак, - диде "Башкортстан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы" Ассоциациясе рәисе Юрий Коземаслов.