Башкортстанда гражданнарның ташламалы категорияләренә йортларына газ кертү өчен сертификатлар бирелә башлады.
Республика Башлыгы шундый карар кабул иткән.
Сертификатлар түбәндәге гражданнарга бирелә:
Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм анда катнашучылар өченң-100 мең сум;
Аз керемле инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм күп балалы гаиләләр өчен -:100 мең сум;
Кереме аз булмаган инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр һәм күпбалалы гаиләләр өчен – 60 мең сум.
Беренче чиратта «Газпром газораспределение Уфа» предприятиесенә мөрәҗәгать итәргә һәм сезнең йортны газга тоташтыру буенча техник мөмкинлек бармы-юкмы икәнен белергә кирәк. Әгәр барысы да тәртиптә булса, Сезнең белән килешү төзиячәкләр. Якындагы офиска мөрәҗәгать итәргә, яисә сайттагы шәхси кабинет аша гариза калдырырга мөмкин.
Килешү һәм җыелган документлар пакеты белән Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә яки сезгә уңайлы булган күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сездән документлар кабул ителәчәк һәм уңай карар кабул ителгән очракта сертификат биреләчәк.