+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 ноябрь 2019, 12:45

Халык исәбен алу бланклары расланды

Бу чарада гражданнарга 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Бу чарада гражданнарга 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Русия Хөкүмәте 2020 елда үтәчәк халык исәбен алу буенча бланкларны раслады. Илдә даими яшәүчеләр 30 сорауга җавап бирәчәк, ә выкытлыча яшәүче чит ил гражданнары өчен 7 сорау әзерләнгән.
Бу сорауларның кайберләре 2010 елда халык исәбен алу чарасындагы сораулардан аермалы булачак.

Атап әйткәндә, Русиядә яшәүчеләр өчен әзерләнгән сорауларның 23е - гражданның яше, туган урыны, милләте һәм башка үзенчәлекләрне үз эченә ала. Ә калган җидесе - аның яшәгән урыны, торакның кайчан төзелгәне һәм мәйданы турындагы мәглүматларга бәйле.

Ә чит ил гражданнары өчен сораулар аларның Русиягә ни сәбәпле килүе, кайчанга кадәр биредә яшәячәге кебек сорауларны берләштерә.
Читайте нас