13 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә Уфа шәһәре тарих музеенда (Ленин ур., 72) «Идел буе театры» округ проектының төбәк этабында җиңүчеләрнең берсе - «Корос» халык театры (М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган спектакльдән өзек уйнаячак.
Тамашачылар арасында - Уфа районы пенсионерлары, көмеш яшь хәрәкәтенең актив катнашучылары.
Исегезгә төшерәбез: 30 ноябрьдә (Мәскәү вакыты белән 13.00 ) Идел буе федераль округының «Идел буе театры» иҗтимагый проекты кысаларында халык тавыш бирүенә йомгак ясалачак. Программа Интернет челтәренең туры эфирында фестивальнең рәсми сайтында трансляцияләнәчәк.
Иң яхшы спектакль өчен тавыш бирү агымдагы елның 29 ноябрендә 13.00 сәгатьтә башлана. Мәктәп һәм студентлар спектаклен сайлау өчен 8-800-350-35-43 бушлай номерына шалтыратырга кирәк. Һәр спектакльгә үзенең тәртип номеры бирелгән (1дән 14кә кадәр – студентлар, 15тән 28гә кадәр – мәктәп укучылары).
Үз тавышыгызны бирергә онытмагыз! Якташларыбызга ярдәм итик!