Моның сәбәбе нидә һәм хәлне төзәтү өчен нинди чаралар күреләчәк?
Кичә Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров үткәргән оператив киңәшмә республикада юллар торышы турында сөйләшүдән башланды.
Андрей Геннадьевич бозлавыкка зарланды.
— Реагентлар юкмыни ул? Тротуарлар тайгак. Уфа үзәге өчен бу һич килешмәгән хәл дип исәплим. Ә Уфадан арырак хәлләр тагы да начаррактыр, дип уйлыйм. Сез моны төзәтү өчен ниләр эшләдегез? — дип сорады ул торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляевтан.
Ведомство башлыгы реагентларның җитәрлек булуын белдерде. Проблема аларны вакытында таратмаган кешеләрдә булып чыкты.
Үткән атнада республикада 134 янгын чыккан, аларда 9 кеше һәлак булган, 83 кеше коткарылган. Кичә кичен Уфада дөрләгән ут казасы ике кешенең гомерен өзде. Калинин районында бер йорттагы фатирда акча түләмәгән өчен электрны өзгән булганнар. Ләкин хуҗалар югалып калмаган, шәм яндырып мәҗлес корган... Аны сүндергәндә ике хатынның гәүдәсе табылган, бер ир дәваханәгә китерелгән.
— Гражданнарның янгында һәлак булуын кисәтү максатында Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты авыл биләмәләре башлыклары һәм шәһәрләрдә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр рәисләре өчен зона практикумнары оештыра. Алар Белоретта, Красноусолда, Мәләвездә һәм Стәрлетамакта үткәрелде дә инде. Комитетның янгын кисәтүе хезмәткәрләре тарафыннан гражданнарның аерым категорияләре йортларында янгын турында хәбәр итүче приборлар кую һәм элек куелганнарын тикшерү үткәрелә, — диде республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.
Башкортстанда йортларга газ үткәргәндә инвалидлар, күпбалалы гаиләләр, инвалид бала тәрбияләүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары дәүләттән ярдәм алачак. Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин белдерүенчә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына — 100 мең сум, инвалидларга, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә 60 мең сум акча биреләчәк. Әгәр дә гаиләнең җан башына туры килгән кереме һәр кешегә яшәү минимумы дәрәҗәсеннән артмый икән, сертификат шулай ук 100 мең сумлык булачак. Сертификат гражданнарга газ үткәрү челтәре булганда гына бирелә.
Марат Әхмәдуллин белдерүенчә, бу максатларга 664 миллион сум юнәлтеләчәк.
Киңәшмәдә табибларга язылганда килеп туган проблемалар турында да сүз булды. Быел уртача алганда аена 3 миллион тапкыр табибка язылганнар. Андрей Назаров билгеләвенчә, тар белгечләргә язылу белән бәйле проблемаларга зарланып, халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Хәлне электрон язылу да коткара алмый. Бу проблеманың сәбәбен беренче вице-премьер графикларның дөрес төзелмәвендә, аларда медицина белгечләренең яллары, бюллетеньнәре һәм уку вакыты исәпкә алынмауда күрә. Ә бит бу очракта графикны алыштырып булыр иде. Идарә итүнең нәтиҗәлелеген мониторинглау зарур. Бу җиһазларга да кагыла.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова белдерүенчә, еш кына пациентлар табибларга ничек язылырга белми, чөнки кайбер белгечләргә телефон яисә интернет аша язылып эләгеп булмый, мотлак рәвештә терапевт аша язылырга кирәк. Андрей Назаров бу хәлне ныклы контрольгә алырга һәм халык арасында аңлату эшләре алып барырга кушты.