+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 ноябрь 2019, 03:54

Үзләштерелмәгән акчалар кая китәчәк?

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров “Транспорт сәгате” утырышын үткәрде. Анда агымдагы елда республиканың автомобиль юлларын төзү, карау-тоту һәм ремонтлау эшләренең якынча нәтиҗәләре тикшерелде. Утырышта төбәкнең тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук, шәһәр һәм район башлыклары видеоконференцэлемтә режимында катнашты.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итүенчә, Башкортстан юл фондының гомум күләме 24,5 миллиард сум тәшкил итә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 28 процентка күбрәк. Шул исәптән федераль бюджеттан 5,2 миллиард сум җәлеп ителгән.

Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, быел муниципалитет­ларның транспорт инфраструктурасына 9,67 миллиард сум бүленгән. Алар урындагы әһәмияттәге юл челтәрен төзү һәм ремонтлау эшләрен башкаруга тотынылачак.

1 ноябрьгә территориаль заказның 52 проценты үзләштерелгән. Лидерлар арасында – Бүздәк, Гафури, Дуван, Күгәрчен, Тәтешле һәм Уфа районнары, Нефтекама һәм Сибай шәһәрләре.

Утырышта максатлы күрсәткечләргә ирешмәгән берничә шәһәр һәм район башлыклары отчет белән чыгыш ясады. Муниципалитетлардан алынган мәгълүматларга караганда, юл эшләренең күп өлеше башкарылган диярлек, әлеге вакытта түләү өчен документлар әзерләнә.

Үзләштерелмәгән акчалар өлешендә документка төзәтмәләр кертү проекты әзерләнгән. Аның нигезендә муниципалитетлар тарафыннан үзләштерелмәгән акчаларны кире алырга һәм аларны транспорт инфраструктурасының башка объектларына юнәлтергә тәкъдим ителә. Бу – якынча 1,8 миллиард сум.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас