+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 ноябрь 2019, 08:10

Фатирына хуҗа булырга теләп, әтисен үтерергә теләгән

Бәхеткә, табиблар йорт хуҗасын үлемнән алып кала.

Бәхеткә, табиблар йорт хуҗасын үлемнән алып кала.

Ивановода яшәүче ир әтисенең фатирына хуҗа булыр өчен аны үтермәкче булган.
Беренче очракта ир әтисе эчәчәк сырага 15 ампула медицина препараты сала. Фатир хуҗасына берни дә булмый. Аннары ул әтисенә башка препарат салынган эчемлек бирә. Бу юлы инде гаилә башлыгы дәваханәгә эләгә. Бәхеткә, авыр хәлдә булган ирне табиблар үлемнән коткарып кала.

Шул ук вакытта, полиция хезмәткәрләре җинаятьченең былтырдан башлап Интернет челтәрендә Кырым курортларында вакытлыча яшәү өчен фатир биреп торуы турындагы игъланнарны да тапкан. Билгеле, җинаятьченең мондый мөлкәте юк. Ял итәргә теләүчеләрдән аванска акча алганнан соң, гадәттә, ул юкка чыккан.

Иргә карата җинаять эшләре кузгатылган.
Читайте нас