Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Флүр Әсәдуллин республика муниципалитетларында җәмәгать ярдәмчеләре вазыйфаларына конкурс игълан итте.
"Җәмәгать ярдәмчеләре мөһим функцияләр башкара: эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне контрольдә тоталар, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфа биләүчеләр тарафыннан аларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылу турында хәбәр итәләр, хокукый һәм финанс грамоталылыгын, эшкуарлык мәдәнияте һәм этикасы дәрәҗәсен, социаль җаваплылыкны арттыру буенча дәресләр оештыралар. Урыннарда актив җәмәгать ярдәмчеләре булу Уфага кабул итүгә килә алмаган эшкуарларның мөрәҗәгатьләренә һәм гаризаларына оперативрак реакция белдерергә мөмкинлек бирәчәк", - дип хәбәр итәләр бизнес-омбудсмен офисында.
Җәмәгать ярдәмчесе булып Башкортстан территориясендә яшәүче һәм эшкуарлык эшчәнлеген кимендә 2 ел башкаручы, 21 яше тулган Русия Федерациясе гражданнары эшли ала.
Җәмәгать ярдәмчеләре турында нигезләмә һәм конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге Вәкил сайтында урнаштырылган. Формалаштырылган документлар пакетын түбәндәге адрес буенча 15 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк: biznes@bashkortostan.ru, хатның темасы — “Җәмәгать ярдәмчеләре конкурсы.