Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров Стәрлетамакта эш сәфәрендә.
Бүген, 16 ноябрьдә, Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров эш сәфәре белән Стәрлетамакка килде.
Аның программасында — «Станкостроение» фәнни-җитештерү берләшмәсе, Стәрлетамак троллейбус идарәсе предприятиеләрендә булу, шәһәр урамнарын һәм күпфатирлы йортларның ихаталарын төзекләндерү барышы белән танышу. Шулай ук, Стәрлетамак районының Загородный авылында балалар бакчасының төзелеш мәйданчыгында булу һәм Көньяк-көнчыгыш районара халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшен карау планлаштырыла. Эш сәфәре ахырында Андрей Назаров Стәрлетамакның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча шәһәр хакимиятендә киңәшмә уздырачак.