Республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, республикада үлем очраклары кимү күзәтелә.
Бүгенге оператив киңәшмәдә яңгыратылган статистикага ярашлы, бу күрсәткеч 1000 кешегә 12,2 дәрәҗәсенә кадәр кимегән. Моннан алдарак ул 12,6 тәшкил иткән иде.
— Тышкы сәбәпләр буенча үлемнәр саны 10 процентка кимегән. Юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә үлүчеләр — 63, батып үлүчеләр — 40, үзен-үзе үтерүчеләр саны 30 кешегә, алкоголь белән агуланучылар — 47, янгыннарда һәлак булучылар 3 процентка азайган, — диде Радий Хәбиров.
Ул әлеге күрсәткечләрдән канәгать калды һәм башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде.
Республика җитәкчесе төбәктәге социаль-икътисади күрсәткечләргә дә тукталды. Гыйнвар-сентябрьдә төп капиталга инвестицияләр күләме 115,1 процент тәшкил иткән. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча бу күрсәткеч 113,6 процентка тиң иде. Ун айда сәнәгать җитештерүе индексы — 104,4, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме индексы 100,4 процентка җиткән. Шулай ук, бу чорда торак төзелеше күләме 6,5 процентка артып, 1,7 миллион квадрат метр дәрәҗәсенә күтәрелгән.