+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 ноябрь 2019, 14:45

Кызларны җенси коллыкка сатучылар хөкем ителде

Әлегә аларның сигез кызны сатуы билгеле.

Әлегә аларның сигез кызны сатуы билгеле.
Удмуртия суды алты хатынга карата хөкем чыгарды. Алар кызларны Бәһрәйнгә җенси коллыкка сатуда гаепләнә.
Бу эшне оештыручы 6 ел һәм бер ай, калган берничәсе 4, 3 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Берничә ел эчендә әлеге төркем чит илгә сигез кызны саткан. Билгеле булуынча, Бәһрәйндә яшәүче берничә кешедән торган төркем әлеге үтенеч белән Воткинскта яшәүче 59 яшьлек хатынга мөрәҗәгать иткән. Моңа кадәр дә бу хатынның шул рәвешле закон бозу очрагы булган.
2011-14 елларда ул Удмуртиядә һәм Пермь краенда ике төркем төзи. Анда хатынның 42 һәм 34 яшьлек кызлары, 30 яшьлек танышлары һәм Воткинскта яшәүче тагын ике хатын керә. Алар авыр тормыш хәлендә калган кызларны табып, аларны алдап Бәһрәйнгә озатканнар. Кызларның паспортларын тартып алганнар.
Читайте нас