— Республикада яшәүчеләр, салым түләүче буларак, Башкортстан бюджетының ничек формалашуын белергә хокуклы. Бу җәһәттән оештырылган тыңлауларда меңнән күбрәк кеше катнашты. Алар бюджет акчасын тотыну буенча үз тәкъдимнәрен әйтте, аны күбәйтү юлларын ачыкларга ярдәм итте. Торак-комуналь хуҗалык, юл инфраструктурасы, күпбалалы гаиләләргә, ятим балаларга торак бирү һәм башка өлкәләр буенча бик отышлы тәкъдимнәр яңгырады. Шулай булгач, алдагы елга бюджетны формалаштыру әле башланды гына. Без бу тәкъдимнәргә игътибар итәчәкбез, — диде ул.