+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 ноябрь 2019, 06:20

“Киләсе елда мондыйны гафу итмәячәкмен!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ихаталарны төзекләндерү эшен катгый контрольгә алырга кушты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ихаталарны төзекләндерү эшен катгый контрольгә алырга кушты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, республи­када үлем очраклары кимү күзәтелә. Кичә үткән оператив киңәшмәдә яңгыратылган статистикага ярашлы, бу күрсәткеч 1000 кешегә 12,2 дәрәҗәсенә кадәр кимегән. Моннан алдарак ул 12,6 тәшкил иткән иде.

— Тышкы сәбәпләр буенча үлемнәр саны 10 процентка кимегән. Юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә үлүчеләр — 63, батып үлүчеләр — 40, үзен-үзе үтерүчеләр саны 30 кешегә, алкоголь белән агуланучылар — 47, янгыннарда һәлак булучылар 3 процентка азайган, — диде Радий Хәбиров.
Ул әлеге күрсәткечләрдән канәгать калуын һәм башкарылган эш өчен рәхмәт белдерде.
Республика җитәкчесе төбәктәге социаль-икътисади күрсәткечләргә дә тукталды. Гыйнвар-сентябрьдә төп капиталга инвестицияләр күләме 115,1 процент тәшкил иткән. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча бу күрсәткеч 113,6 процентка тиң иде. Ун айда сәнәгать җитештерүе индексы — 104,4, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме индексы 100,4 процентка җиткән. Шулай ук, бу чорда торак төзелеше күләме 6,5 процентка артып, 1,7 миллион квадрат метр дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Быел республикадагы ихаталарның 30 проценты гына сыйфатлы итеп төзекләндерелгән. Бу хакта киңәшмәдә вице-премьер, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев хәбәр итте.
Ул белдерүенчә, подрядчылар хезмәтендәге төп җитешсезлек — эшләрне комплекслы алып бармау. Мәсәлән, алар асфальт сала, шул ук вакытта бордюр эшләми, территорияне яшелләндерми яисә ихаталарның бер өлешен генә төзекләндерә. Шулай ук, нормативлар бозыла һәм эшләр тиешенчә контрольдә тотылмый.
Агымдагы елда республикада 400 ихата төзекләндерелергә тиеш булса, шуларның 107сендә эшләр төгәлләнгән, калганнарында әлегә дәвам итә.
— Без бу эшне быел гына башладык. Һәм мин быел ниндидер җитешсезлекләр булу мөмкинлеге белән килешә дә алам. Ләкин киләсе елда мондыйны гафу итмәячәкмен, — диде Радий Хәбиров һәм хакимият башлыкларына бу эшне катгый контрольгә алырга кушты.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республиканың медицина оешмаларында кадрлар дефицитын бетерү буенча күрелүче чаралар турында бәян итте. Ун айда учреждениеләргә 371 медицина хезмәткәре җәлеп ителгән. “Авыл докторы” программасы кысаларында 99 табибка — 1әр миллион, 10 фельдшерга 500әр мең сум акча бирелергә тиеш иде, әле 37 табиб һәм 5 фельдшер шушы акчаны алган. Калганнарына ул 1 декабрьгә кадәр биреләчәк.
Агымдагы елда 1033 студент һәм 442 ординатор белән максатлы килешүләр төзелгән. Тәүгеләренә — 5 мең, ординаторларга 8 мең сум күләмендә стипендия түләнә. Алар шәһәр һәм районнарга кайтып, ким дигәндә өч ел эшләргә тиеш булачак. Радий Хәбиров әлеге программаның киләсе елда да дәвам итәчәген белдерде.
Кырымның 2017 елда Башкортстанга тапшырылган “Юбилейный” шифаханәсендә 475, 4 миллион сум бюджет акчасын нәтиҗәсез файдалану ачыкланган. Бу хәл Радий Хәбировның ачуын китерде. Монда башкарылган эшләр бәясен арттыру, төзелеш материалларын дөрес сакламау, аларның баланста исәпләнгән бер өлешенең бөтенләй булмавы, үтәлмәгән эшләр өчен акча түләү кебек закон бозулар ачыкланган. Сыйфатсыз проект корпусларның басылуына һәм ярылуына китергән. Нәтиҗәдә, 99 миллион сумга капиталь ремонт эшләнгәннән соң корпусларны сүтәргә туры килгән.
— Бу хәл гаҗәпләндерә. Эшләр начар алып барылган. Директорга һәм аның урынбасарларына 7,5 миллион сум акча түләнгән. Без яхшы хезмәт хакы түләргә тиеш, ләкин яхшы эшләр өчен генә, — дип белдерде Радий Фәрит улы һәм бу хәлне җентекле тикшерергә кушты.
Автор: Резеда ГАЛИКӘЕВА
Читайте нас