Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә XIII Халыкара "Русия транспорты" күргәзмәсендә булды. Ул "Транспорт атналыгы" кысаларында үтә.
Күргәзмә ел әйләнәсенә транспорт тармагының эшчәнлеген күрсәтүгә багышланган. Анда властьның бизнес белән берләктә бу юнәлешне тагын да үстерү максаты игътибарга алынган.
Радий Хәбиров Башкортстан экспозициясе белән танышты. Анда безнең төбәкнең транспорт һәм юл төзелеше буенча проектлары күрсәтелгән иде.
Радий Фәрит улы Русия транспорт министры Евгений Дитрих белән дә очрашты. Анда ил төбәкләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре тикшерелде.