Балаларны төрле дәваханәләргә урнаштырганнар.
"Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре Мәскәүдәге бер бүлмәле фатирда суык тидергән сигез балага тап булган. Балаларның иң кечесенә - 6 ай, өлкәненә - 8 яшь. Билгеле булуынча, балаларның әнисе берничә көн инде өйгә кайтмаган. Ә сабыйлар белән калган 63 яшьлек картәни исерек булганлыктан, медицина хезмәткәрләренә хәлне ачык кына аңлата да алмаган. Фатирда балалар тәрбияү өчен шартлар булмавы, андагы шапшаклык та "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләрен гаҗәпкә калдырган.
Балаларны шәһәрнең төрле дәваханәләренә урнаштырганнар. 8 яшьлек малайның авыр хәлдә булуы билгеле.