Бу турыда Мәскәүдә үткән транспорт форумында да әйтелде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә үткән XIII Халыкара "Русия транспорты" форумы кысаларында Һава федераль агентлыгы җитәкчесе Александр Нерадько белән очрашты. Анда төбәкләрдә авиация ярдәмендә пассажирлар ташуны үстерү турында сүз барды.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, 2020 елга республика сигез юнәлеш буенча авиарейсларны субсидияләү өчен 180 миллион сум акча бүлгән. Шулай ук төбәк җитәкчесе "Уфа" аэропортында пассажирлар күбәюен дә игътибарга алды. Әлеге күрсәткеч 3 миллион кешедән артып киткән. Бу аэродром комплексын арытаба реконструкцияләү кирәклегенә игътибарны юнәлтә.