+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 ноябрь 2019, 16:40

"Юлларда һәлак булучылар санын киметүгә басым ясаячакбыз"

Радий Хәбиров кеше гомере барыннан да өстен икәнлеген ассызыклады.

Радий Хәбиров кеше гомере барыннан да өстен икәнлеген ассызыклады.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров XIII Халыкара "Русия транспорты" форумы кысаларында Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Костюк белән очрашты. Анда республиканың юл инфраструктурасын үстерү һәм моның өчен федераль чыганакларны җәлеп итү турында сүз барды.
Атап әйткәндә, Агыйдел елгасы аша күпер төзү һәм кайбер төбәк юлларын федераль карамакка тапшыру турында сүз барды.
- Безнең өчен кешеләр хәвефсезлеге барыннан да өстен. Шуңа да тәү чиратта игътибарны юл һәлакәтендә һәлак булучылар санын киметүгә юнәлтәчәкбез, - диде Радий Фәрит улы.
Читайте нас