+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 ноябрь 2019, 13:15

Башкортстан бюджеты нинди була?

Дәүләт җыелышы-Корылтайда 2020 елга һәм 2021, 2022 еллардагы план чорына Башкортстан бюджеты турында закон проекты буенча җәмәгать тыңлаулары үтте.


Дәүләт җыелышы-Корылтайда 2020 елга һәм 2021, 2022 еллардагы план чорына Башкортстан бюджеты турында закон проекты буенча җәмәгать тыңлаулары үтте.

Аның максаты – җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү һәм җәмәгать финанслары белән идарәнең ачыклыгын һәм үтәкүренмәлелеген тәэмин итү өчен халыкның бюджет карарларын кабул итүдә турыдан-туры катнашуы.
Киләсе һәм алдагы ике елга республика бюджеты проектының төп күрсәткечләрен финанс министры Лира Игътисамова тәкъдим итте.
Быел республиканың төп финанс документы аеруча актив тикшерелә. Инициативалы гражданнар тәкъдимнәре һәм гаризалары буенча финанс министры һәм дәүләт органнары вәкилләре тарафыннан аңлатмалар һәм комментарийлар бирелде.

Җәмәгать тыңлаулары йомгаклары буенча республика бюджеты проекты концепциясе һәм 2020 һәм 2021-22 еллардагы план чорына Башкортстан бюджеты проекты буенча җәмәгать тыңлауларында тәкъдим ителгән киңәшләр хупланды.


Читайте нас