Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров брифинг үткәрде. Анда ул киләсе өч елга республика бюджетын формалаштыруның төп күрсәткечләре турында сөйләде.
Бюджет керемнәре фаразы килеп туган динамика нигезендә формалаштырылды. Салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 2020 елга – 151,1 миллиард сум, 2021 елга – 156,3 миллиард сум һәм 2022 елга 164,3 миллиард сум сум тәшкил итәчәк.Бюджетның иң зур ресурслары социаль өлкәгә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтеләчәк.
– Бюджетның социаль өлеше – якынча 70 процент, – диде Андрей Назаров. – Бу күләмнән иң чыгымлы позицияләр – бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы фонды. 2020 елда бу максатларга 96 миллиард сум юнәлтеләчәк. Ул барлык бюджет чыгымнарының 44 поцентын тәшкил итә. Арытаба Сәламәтлек саклау өлкәсенә 91 миллиард сум һәм мәгарифкә 73 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.
Андрей Назаров төбәктә ташламалы хакка дарулар белән тәэмин итүгә чыгымнарның артуын аерым билгеләде. 2017 ел белән чагыштырганда, үсеш ике тапкыр артачак һәм 2020 елга бу чыгымнар 3,1 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Төбәк казнасы тулай төбәк продуктының өчтән бер өлешен формалаштыручы сәнәгать секторы исәбенә тулыландырылачак. Сәнәгать җитештерүе елына уртача 3 һәм аннан да күбрәк процентка үсәчәк. Мондый динамика төбәкнең сәнәгать үзенчәлегенең төп юнәлешләре өлеше – нефть-газ чыгару, нефть химиясе комплексы, машина һәм җиһазлар җитештерү исбенә гамәлгә ашырылачак. Авыл хуҗалыгы да үз өлешен кертәчәк. 2022 елга агросәнәгать өлкәсендә җитештерү күләме артуы 5 процентка якын тәшкил итәчәк.
– Республика икътисадына инвестицияләр кертмичә алга таба үсеш турында сөйләргә ярамый, – дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров. – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте алдына бюджетны үсеш программасына үзгәртү бурычын куя. Һәм соңгы нәтиҗәләр моңа дәлил булып тора. Агымдагы елның беренче яртысында төп капиталга инвестицияләр күләме 105,6 миллард сум тәшкил итте, ягъни, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 113,6 процент.