Бүген Мәскәүдә “Русия чакыра!” ВТБ Капитал форумының XI инвестицион форумы кысаларында “Деглобализация өстендәге дулкыннар” пленар сессиясе үтте. Анда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Сессиядә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Владимир Путин Русиядә позитив икътисади динамика саклануын билгеләде. Үткән ел эчке тулай продукт 2,3 процентка үскән. Эшсезлек кими, агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында ул икътисади актив халыкның 4,6 процентын тәшкил иткән. Соңгы елларда Русия тарихында бу - иң түбән күрсәткеч. Ил башлыгы халык иминлеге үсешенең нигезе икътисадның динамикалы үсүе булуын, бу өлкәдә Хөкүмәт алдында бурычлар куелганлыгын билгеләде.
Президент “Башнефть” белән сорауга да җавап бирде. Компаниянең акцияләр пакетының тоемлы өлеше республика милке булуын ул гадел факт дип атады.
- Башкортстанның яңа җитәкчесе бу активка республиканың социаль-икътисади хәленә җитди йогынты ясарлык мөнәсәбәтә булуына ышанам, - диде Владимир Путин.