Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров Австриядә эш сәфәре белән. Биредә берничә эшлекле килешүгә кул куелды.
Андрей Назаров Венада Австриянең санлаштыру һәм икътисад министры урынбасары Флориан Фраушер белән очрашты.
Аның фикеренчә, соңгы өч елда Австрия белән товар әйләнеше үсеше күзәтелә, ул 2018 ел нәтиҗәләре буенча 20 процентка арткан.
2019 елның 9 аенда ул 11 млн. долларга җиткән. Өстәвенә, Башкортстан экспорты күләме, узган елның гыйнвар-сентябрь айлары белән чагыштырганда, 1,6 тапкыр арткан.
Очрашу барышында Башкортстан делегациясе дүрт төп юнәлеш: аграр өлкә, сәнәгать, юл-транспорт тармагы һәм туризм буенча хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте.
Флориан Фраушер конкрет тәкъдимнәр өчен рәхмәт белдерде һәм Австрия ягы күп өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек өчен перспективалар күрә, дип өстәде.
"Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Австриядә көчле компанияләр бар. Шулай ук кышкы туризмны оештыру буенча да тәҗрибә уртаклашырга әзер», – дип нәтиҗә ясады ул.
Башкортстанның Дәүләт сәүдә-сәнәгать комитеты һәм «Агрармаркт Австрия Маркетинг» компаниясе авыл хуҗалыгы маркетинг өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум төзеде. Экспертлар белән алмашу чиратлап, елга бер-ике тапкыр үткәреләчәк.
Икенче килешү Башкортстанда 10 мең баш савым кәҗәсе өчен махсус комплекс булдыру буенча инвестпроектны тормышка ашыруга кагыла. Документка «СБТ Агро», «ДеЛаваль» компанияләре, Австриянең Югары Австрия нәсел кәҗәләр ассоциациясе һәм Башкортстанның ит берлеге вәкилләре кул куйды.
Моннан тыш, «Башплемсервис» предприятиесе һәм Австрия терлекчелеренең үзәк эшчеләр берләшмәсе үзара килешү турындагы меморандумга кул куйды.