Шоферларга медсправка элеккечә биреләчәк.
22 ноябрьдән водителҗ таныклыгы алу өчен тутырыла торган медицина белешмәсе 7-10 тапкыр кыйммәтләнергә тиеш иде.
Бу транспортка идарә итүчеләрнең әфьюн һәм спиртлы эчемлекләр куллану-кулланмавын ачыклый торган анализлар белән бәйле.
Мондый процедура (лаборатория анализы) бик кыйммәт тора. Соңгы көннәрдә ил буенча поликлиникаларда иске хаклар белән справка алып калу өчен су буе чиратлар тезелде.
Владимир Путин бу хәлне тәнкыйтьләде һәм яңача белешмәләрне гамәлгә кертү җәйгә кадәр кичектерелде.