+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 ноябрь 2019, 14:10

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары итеп Ирек Сәгыйтов билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары итеп Ирек Сәгыйтов билгеләнде.


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары итеп Ирек Сәгыйтов билгеләнде.

Сәгыйтов Ирек Хәйривари улы 1969 елның 11 июлендә Авыргазы районының Мостафа авылында туган. Ул Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1991 елда Уфа автотранспорт техникумы ВЛКСМ секретаре булып башлый.

1992-2000 елларда – милиционер, бүлекчә командиры, взвод командиры, командир урынбасары, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының ОМОН оператив рота командиры.

2000-03 елларда – Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ОМОН техникасы һәм кораллану отряды командиры урынбасары.

2003 елда — Башкортстан Республикасы буенча МВД каршындагы ОМОН командиры урынбасары.

2003-16 елларда – Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ОМОН командиры.

2016-18 елларда - Башкортстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең ОМОН командиры.

2018-19 елларда — Башкортстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе башлыгы урынбасары.

Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.
Читайте нас