ВТБ банкы бебән республика Хөкүмәте Уфадан «Урал» М-5 федераль трассасына чыгу юлы турында концессия килешүенә өстәмә килешүгә кул куйдылар. Ул ВТБ Капитал “Русия чакыра!” 11нче инвестицион форум кысаларында узды.
Аналитиклар Радий Хәбировның Мәскәүдә банк белән сөйләшүләр алып барып, концессия шартларын йомшартуын сәяси җиңү буларак бәяләде. Сөйләшүләр барышында банк республика дәлилләрен кабул итте һәм концессиянең йомшаграк шартларына ризалашты. Нәтиҗәдә, төбәк проектны гамәлгә ашыруга федераль акча хисабына тагын да зуррак сумма җәлеп итәчәк һәм кредит финанслауга чыгымнарны киметү исәбенә республика бюджетына бурыч йөкләнешен киметәчәк.
Концессиянең беренче варианты буенча, республика әлеге «Көнчыгыш чыгу юлы»ның икеләтә бәясен кире кайтарырга тиеш, ягъни 34,5 миллиард сумның 2042 елга 70 миллиард сумын кире кайтарырга кирәк булган. Хәзер, килешү шартларын йомшартуны исәпкә алып, төбәк бары 43 миллиард сум, ягъни ике тапкыр кимрәк түли.
Политологлар сөйләшүләр барышында тактиканың дөрес сайланганын ассызыклый.
Төзелеш бәясе яңа килешү буенча 33,5 миллиард сум (НДС белән) тәшкил итәчәк. Проект капиталь грант (федераль акчалар), шулай ук шәхси инвесторлар һәм финанс оешмалары чаралары хисабына финансланачак. Проектны кредитлау ВТБ һәм ВЭБ тарафыннан «Проектлы финанслау фабрикасы» программасы буенча бирелә торган синдикацияле кредит кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Концессион килешү кысаларында тоннель төзелешен тәмамлау, Уфа елгасы аша күпер һәм автомобиль юлы төзелеше, шулай ук түләү алу системасын һәм юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасын булдыру планлаштырыла. Объектны концессия килешүе нигезендә 2024 елда файдалануга тапшыру көтелә.