+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 ноябрь 2019, 13:30

Мөмкинлекләре чикле сабыйлар өчен балалар мәйданчыгы булырмы?

Йорт алды территориясен төзекләндергәндә халык ихтыяҗына да игътибар итәргә кирәк.

Йорт алды территориясен төзекләндергәндә халык ихтыяҗына да игътибар итәргә кирәк.

Бүген республиканың Торак-комуналь хуҗалык министрлыгында башкала районнары хакимият башлыклары урынбасарлары, идарәче компания вәкилләре һәм башкалар катнашлыгында киңәшмә үтте. Чарада “Ана йөрәге” иҗтимагый берләшмә җитәкчесе Гөлшат Ибраһимова да катнашты.
Инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарны борчыган сораулар күп. Алар арасында йортларда машина кую урыннары булдыру, капиталь ремонт үткәрү, йорт алды территориясен матурлау һәм башкалар. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Борис Беляев билгеләвенчә, өйдә инвалид бала тәрбияләнә икән, балалар мәйданчыклары да аңа яраклаштырылырга тиеш.
Читайте нас