+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 ноябрь 2019, 20:00

Радий Хәбиров гүзәл затларга нәрсә вәгъдә итә?

Башкортстан Башлыгы Ишембайда оештырылган «Хатын-кызлар бәхете территориясе» форумында катнашучыларны сәламләде һәм республика халкын якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады.

Башкортстан Башлыгы Ишембайда оештырылган «Хатын-кызлар бәхете территориясе» форумында катнашучыларны сәламләде һәм республика халкын якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады.
- Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр! - диде төбәк җитәкчесе. - Сезне чын күңелдән сәламлим һәм иң беренче чиратта якынлашып килүче Әниләр көне белән котлыйм!Мине биредә, әлбәттә, иң җылы хис-тойгылар һәм хатирәләр дулкынландыра. 40 ел элек биредә фойеда дискотекада биеп йөредем, күрше стадионда футбол уйнадым. Минем өчен Ишембай һәм Ишембай районы гомер буена туган туфрагым булачак.
Әмма бүген сүз сезнең хакта, кадерле хатын-кызлар. Иң беренче чиратта, сугышта катнашкан хатын-кызларга, тыл хезмәткәрләренә, авырлыкларны кичергән хатын-кызларга рәхмәт әйтәсем килә. Аларның күбесе безнең белән була алмый инде, алар биредә юк, алар өйдә. Әмма без барыбыз да күңелебездә алар белән.
Яугирләр үстергән аналарга, Ватанны саклаучыларга иң изге рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Үз улларын, аларның хәрби бурычларын үтәгәннәрен көтеп алалмаганнарның авыр югалту кайгысын уртаклашабыз. Без сезнең балаларны беркайчан да онытмаячакбыз.
Батырлыкка һәркайда да урын бар. Бүген биредә Югары Аккол авылыннан Светлана Валентиновна Моисеева, «Янгында батырлык өчен», «Коткаруда батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән Ирек Умербаеваның әнисе. Һәм Любовь Николаевна Машина, суга баткан балаларны коткарганда һәлак булган Сергей Лукъянцевның әнисе. Шундый батыр улларыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Тормышларын балалар тәрбияләүгә багышлаган күпбалалы аналарга чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Ишембай районында алар 700дән артык.
Без бу залда Ишембай районының шәрәфле шәхесе, Макар авылындагы балалар сәнгать мәктәбе филиалы мөдире Мәрьям Газизрахман кызы Солтанованы сәламләвебезгә шатбыз. Монда безнең белән - педагог һәм җырчы, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәмсия Мидхәт кызы Нагаева. Шулай ук Суфия Шәрәфулла кызы Корбангалиева, ул - Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе профессоры, Башкортстан Республикасының атказанган һәм халык артисты.
Шагыйрә Фирдәүс Тимербулат кызы Бәширова, республика Язучылар берлеге әгъзасы Әнисә Абдулла кызы Таһирова, «Киске Өфө» гәзитенең баш мөхәррире Гөлфия Гәрәй кызы Янбаева үз әсәрләрендә кече ватаннарын данладылар.
Шәһәр үзенең танылган спортчылары – Галина Куклева, Тамара Тансыккуҗина, Елена Мильшина һәм башкалар белән горурлана.
Мин бүген беренче тапкыр «Хатын-кыз бәхете территориясе»ндә. Биредә искиткеч хатын-кызларның бик кирәкле һәм файдалы очрашуы бара. Бездә мондый чаралар узуга мин бик шат.
Бүген мин сезгә шуны вәгъдә итәм: без эзлекле рәвештә Ишембайны, республикабызның башка шәһәрләре һәм авыллары кебек, үсешкән, кешеләр өчен уңайлы итеп эшләячәкбез. Без сезнең белән тәртиптә һәм иминлектә яшәячәкбез.
Читайте нас