«Бердәм Русия» партиясе рәисе, Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев партиянең проектларын биш төп юнәлеш — сәламәтлек саклау, мәгариф, өлкән буынга ярдәм, яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм шәһәр мохитен төзекләндерү буенча берләштерергә тәкъдим итте.
- Партия проектларын эреләндерергә тәкъдим итәм. Аларны биш төп юнәлеш буенча берләштерү — сәламәтлек саклау, мәгариф, өлкән буынга ярдәм, яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм шәһәр мохитен төзекләндерү. Шулай итеп, тырышлыгыбызны нәтиҗәлерәк туплый алачакбыз, - диде Дмитрий Медведев.
«Бердәм Русия» парламент сайлауларына программа эшләгәндә, сайлаучылар тәкъдимнәренә активрак таянырга тиеш. Аларның фикерләрен сораштырулар, социаль челтәрләр аша беләчәкбез. Әмма иң беренче чиратта - безнең иҗтимагый кабул итү бүлмәләре аша, - дип белдерде «Бердәм Русия» рәисе.
Бу хакта тулрак
http://www.bashinform.ru/news/1382464-dmitriy-medvedev-predlozhil-obedinit-partproekty-edinoy-rossii-po-pyati-napravleniyam/