+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 ноябрь 2019, 09:35

Бәйрәмегез белән, кадерле әниләр

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда.
Бүген - Халыкара әниләр көне. Чит илләрдә бу бәйрәмне башка көнне билгелиләр, әмма һәр төбәктә әлеге көн бер уртак максатны күз уңында тота - әниләрне хөрмәтләү, зурлау, аларга рәхмәт җиткерү.
8 март бәйрәменнән аермалы, бу көнне бары тик әниләрне, яисә бәби көткән хатын-кызларны гына тәбриклиләр. Русиядә бу бәйрәм 1998 елдан билгеләнә һәм елдан-ел аның мәртәбәсе арта.
Чыннан да, Җир йөзендәге иң изге, кадерле, газиз кешеләребез - әниләр. Ничә генә яшьтә булсалар да, һәркемгә алардан да якын кеше юк.
Хөрмәтле әниләр, чын күңелдән шушы бәйрәм белән котлыйбыз! Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.
Читайте нас