+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 ноябрь 2019, 13:10

“ Халыкны кыерсытмагыз!”

Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә ком һәм гравийны шәхси ихтыяҗлары өчен алган халыкны кыерсытмаска чакырды.

Радий Хәбиров Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә ком һәм гравийны шәхси ихтыяҗлары өчен алган халыкны кыерсытмаска чакырды.

Башкортстан Экология министрлыгы елга грунтын чыгаруга салым кертүне планлаштыра. Экология министрлыгы инспекторлары җир асты байлыкларыннан файдалануны тикшерү нәтиҗәләре буенча 206 миллион сумлык зыян ачыклаган һәм 20 миллион сумлык штраф салган. Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә ведомство башлыгы Урал Искәндәров дәүләт күзәтчелегенең эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Агымдагы елда министрлык тикшерүләр санын алты тапкыр арттырган.
Файдалы казылмаларны рөхсәтсез алу күләме 382,8 мең кубометр тәшкил иткән, 73 миллион сум күләмендә зыян исәпләнә, компенсацияне суд аша түләтәчәкләр.

Рейдлар нәтиҗәсендә законсыз рәвештә ком һәм гравий чыгару буенча 17 гаепләнүче ачыкланган, аларга 9,2 миллион сум штраф түләргә туры киләчәк.

Лицензия килешүләрен бозуның 167 очрагы ачыкланган: 63 лицензия туктатылган, 37се юкка чыгарылган, 10,66 миллион сумлык штрафлар салынган.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге очракларны ахырга кадәр тикшерегә, тик шул ук вакытта шәхси ихтыяҗлары максатыннан алган өчен урындагы халыкны кыерсытмаска чакырды. (Мәгълүм булуынча, ведомство 113 гражданга 390 мең сумлык штраф язган). "Штрафларны техника белән карьерларда эшләүчеләргә салырга кирәк”, — дип билгеләп үтте ул.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан алынды.
Читайте нас