“Төзелеш сәгате"ндә республикадагы эре объектлар төзелеше барышы турында фикер алыштылар.
Башкортстан Хөкүмәтендә узган “Төзелеш сәгате"ендә Республика максатлы инвестицион программасы кысаларында эре объектлар төзү барышы турында фикер алыштылар. Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин хәбәр итүенчә, төзелеш-монтаж эшләре график буенча бара.
Әлеге вакытта республикада төзелә торган эре объектлар — кардиоүзәкнең корпусларын реконструкцияләү һәм яңа корпусын төзү (файдалануга тапшыру 2022 елда), онкодиспансерны (тапшыру 2021 елда), Учалы шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусын, Уфаның “Миловский парк” микрорайонында 1225 урынлы мәктәп (тапшыру 2021 елда), Бөрҗән районында “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни комплексын төзү (тапшыру 2020 елда), Сибай филармониясе бинасын реконструкцияләү (файдалануга тапшыру 2020 елда).
Уфаның Затон бистәсе Камышлы урамындагы спорт әзерлеге үзәге файдалануга тапшырылган, анда җитешсезлекләр бетерелә.
Дәүләт комитеты җитәкчесе, шулай ук, төзү өчен финанслау чыганагы билгеләнмәгән әзер проект-төзелеш документлары булган объектларны да атады. Бу — Башкорт курчак театрын, янкорма төзеп, реконструкцияләү проекты, Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәге, Цветочный урамында РОВД биналары төзү.
Көрәш сарае, Волейбол үзәге, Бөредә бала тудыру йорты, Ишембай шәһәр дәваханәсенең акушерлык-гинекология корпусы, Мәсәгутьтә 200 урынлы балалар поликлиникасы төзү, Урыс драма театрын һәм Уфаның 9нчы шәһәр дәваханәсен ремонтлау кебек мөһим объектлар өчен акча табарга кирәк булачак.