+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 ноябрь 2019, 11:10

Тукай мәйданы да булачак!

Бу хакта Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Уфада үткән киңәйтелгән утырышында әйтелде

Бу хакта Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Уфада үткән киңәйтелгән утырышында әйтелде

Утырышта Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы урынбасары, милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге мөдире Ришат Сабитов, мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева, Мәдәният министрлыгының этномәдәният үсеше һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге начальнигы Азат Ибраһимов, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, республиканың 49 районыннан автономиянең урындагы бүлекчәләре җитәкчеләре, башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

Башкортстан татар­ларының милли-мәдәни автономиясе 10 ел дәвамында татар халкының рухи мирасын, телен, мәгарифен, милли мәдәниятен саклау мәсьәләләрен хәл итүдә башлап йөрүче, оештыручы һәм координатор булып кала.
Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе башлангычы республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан хуп­ланып, “Нур” театры каршысында Габдулла Тукайга сигез метрлы монументаль һәйкәл куелды. Моннан тыш, хәзерге вакытта “Нур” театры каршындагы мәйданга бөек шагыйрь исемен бирү мөмкинлеге карала.
Башкортстан Башлыгы Ха­кимиятенең Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы урынбасары, милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге мөдире Ришат Сабитов республика җитәкчесе Радий Хәбировның сәламләү хатын укып ишеттерде. Анда Башкортстанның бүгенге үсешендә татар халкының мөһим роле билгеләнде һәм милли-мәдәни автономиянең иң мөһим проектлары — “Тукай моңнары”, “Татар гаиләсе”, “Ике аккош” иҗади конкурс-фестивальләре һәм башка чараларның зур әһәмияте ассызыклап үтелде. Моннан тыш, милли-мәдәни автономиянең Башкортстанда милләтара тотрыклылыкны ныгытуда уңай эшчәнлеге, шулай ук конструктив хезмәттәшлек алып баруы сызык өстенә алынды.
— Бу еллар эчендә, чыннан да, бик күп яңа эшләр башкарылды, күп проектлар гамәлгә ашырылды. Бу — “Тукай моңнары”, “Ике аккош” конкурс-фес­тивальләре һәм башкалар. Әмма барлык проектлар арасында безнең иң зур казаныш — Габдулла Тукайга һәйкәл кую. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров ярдәменнән башка моны эшләү мөмкин булмас иде. Телне, гореф-гадәтләрне һәм мәдә­ниятне саклау һәр халык өчен мөһим. Шөкер, телебез, мәдә­ниятебез кадерләп саклана. Татар телен өйрәнүгә беркем дә комачауламый. Боларның барысы да төбәк хакимиятенең зур ярдәме белән эшләнә. Шуңа күрә республика Башлыгына, министрлык һәм ведомстволарга, муниципалитетлар башлыкларына рәхмәт белдерәбез. Татар милли-мәдәни мохтарияте киләсе 2020 елда татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыруны арытаба да дәвам итәргә планлаштыра. 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, шулай ук, Башкортстан Башлыгы тарафыннан игълан ителгән Тер­рито­рияләр эстетикасы елына багышланган программалар эшләнеп, тормышка ашырылачак, — диде Римма Үтәшева үз чыгышында.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас