Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшлекле сәфәр белән Бүздәк районында булды.
Муниципалитет территориясендәге «Башкортстан ит компаниясе» җәмгыятенең селекция-генетика үзәге («Таврос» компанияләр т төркеменә керә) – Европада мондый профильле иң зур предприятие. Аны төзү 2018 елда тәмамланган. Инвестицияләрнең гомум күләме 3 миллард сумнан артып китә, 200дән артык яңа эш урыны булдырылган. Биредә ел саен 20 мең баш нәселле дуңгыз үстерү, шулай ук тере авырлыкта 13 мең тонна дуңгыз ите җитештерү планлаштырыла. Быел май аенда Башкортстан инвестиция комитеты утырышында проект төзелешенә чыгымнарның бер өлешен каплау рәвешендә дәүләт ярдәме бирергә карар ителде.
Шунда ук Радий Хәбировка 2019 елда Чишмә шикәр заводында җитештерелгән миллионынчы капчык татлы азык, шулай ук Собханкул авылындагы шәхси фабрика базасында җитештерелгән кондитер продукциясе линейкасын күрсәттеләр.
1995 елдан бирле эшли торган Бүздәк психоневрология интернатында 144 кеше даими рәвештә дәүләт тәэминатында яши. Алар - 18 яшьтән өлкәнрәкләр һәм инвалидлар. Биредә социаль һәм медицина реабилитациясе өчен барлык шартлар да тудырылган. Су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү һәм мунча-кер юу комплексы төзелеше тәмамланып килә.
Быел интернатта мөмкинлекләре чикле кешеләрне мөстәкыйль яшәү күнекмәләренә өйрәтү буенча уку фатиры ачылды. Элегрәк шундый ук фатир Уфада эшли башлаган иде. Төбәк җитәкчесе учреждениедә яшәү шартлары белән танышты, белгечләр һәм уку фатирында тәрбияләнүчеләр белән аралашты.
Арытаба Радий Хәбиров Бүздәк үзәк дәваханәсендә булды. Агымдагы елның декабрендә, капиталь ремонттан соң, дәваханәнең өч катлы дәвалау корпусын файдалануга тапшырылачак. Эшләр 14,4 миллион сумга бәяләнә. Медицина учреждениесенең баш табибы Айрат Хаҗиев лифтлы, җылытылган үтеп йөри торган юл таләп итүен белдерде. Проект әзер, әмма финанслау юк. Дәваханә, шулай ук, 20 миллион сумлык күчмә маммографка мохтаҗ.
Төбәк җитәкчесе Сәламәтлек саклау министрлыгына әлеге мәсьәләләрне хәл итүне йөкләтте. Ул, шулай ук, кадрлар тәэминаты белән кызыксынды. Районда бу мәсьәлә өстендә актив эшлиләр, федераль һәм республика программаларын файдаланалар, фатир һәм җир участоклары бүлеп бирәләр.
Әмма, Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов сүзләренә караганда, медицина учреждениесе студентларын максатлы укытуны түләү белән проблемалар бар. Муниципалитетның моңа хокукы юк һәм бу акчаны максатсыз файдалану дип исәпләнә. Радий Хәбиров бу мәсьәлә тикшерүне таләп итүен белдерде.
Республика җитәкчесе, шулай ук, урындагы поликлиникада булды. Биредә ул хезмәткәрләр белән аралашты, мәгълүмат автоматы эше белән танышты, табибларга язылу ничек алып барылуы белән кызыксынды.
Бүздәк консерва заводында шундый ук атама астында продукция чыгаручы “Пищепром” җәмгыяте узган елда ук 2020 елга кадәр җитештерүгә 366 миллион сум салу турында планнары белән уртаклашкан иде. Радий Хәбиров район буенча эшлекле сәфәре барышында предприятиенең җитештерү цехлары белән танышты. Комбинат җитәкчелеге төбәк Башлыгына компания “дой-пак” вакуум савытында соус һәм майонез җитештерүне арттыруны планлаштыруы турында сөйләде.
Радий Хәбиров республика һәрвакыт заводка ярдәм итәргә әзер, ә “Бүздәк бренды” Башкортстанда гына түгел, бөтен илгә танылу алуы турында белдерде.
— Мин үзем студент чакта һәрвакыт Бүздәк соусларын ала идем, — дип уртаклашты үзенең тәэссоратлары белән Радий Хәбиров.
Башкортстанда ике ел элек корыч арматура ясау производствосы ачылган иде. “Бүздәк металл прокат заводы” җәмгыяте элекке “Сельхозтехника” берләшмәсенең җитештерү биналарында урнашкан. Аның директоры Артем Гемаев сүзләренә караганда, завод Иран җиһазларын файдаланып эшли. Проектка беренче инвестицияләр 100 миллион сумнан артып киткән.
Заводта төрле диаметрлы һәм озынлыктагы арматура җитештерелә. Сменага 5 тонна арматура чыгарыла, аңа төзелештә ихтыяҗ зур. Биредә 20дән артык кеше эшли, алар арасында күпчелеге - районда яшәүчеләр.
Радий Хәбиров завод җитәкчелеген предприятиенең инвестицион планнары турында фикер алышу өчен “Инвестиция сәгате” утырышына чакырды.
“Бүздәк” теплица хуҗалыгы Русиядә үз продукциясе белән дан тота, теплицаларда үстерелгән кыяр Красноярск краенда да сатыла. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары Шәфоат Хәбибрахманова Радий Хәбировка төзелешнең 2011 елда башланып, берничә этапта баруы турында сөйләде.
Теплица комплексында минераль тукландыруга һәм микроклиматка автоматлаштырылган идарә итү җиһазы урнаштырылган. Кыяр Голландия ысулы буенча үстерелә. Бу продукцияне ел әйләнәсе җитештерү мөмкинлеге бирә. Кыяр уңышы 1 квадрат метрга 100-120 килограмм тәшкил итә. Комбинатта 150гә якын кеше эшли, алар аена уртача 20-25 мең сум хезмәт хакы ала.
Шәфоат Хәбибрахманова сүзләренә караганда, киләчәктә ябык грунт яшелчәләрен үстерү мәйданын 12 гектарга кадәр арттыру, ә яшелчә уңышын елына 14 мең тоннага җиткерү күздә тотыла. Планда — томатлар, татлы борыч, баклажан үстерү.
Башкортстан Башлыгы агробизнес алып баруда заманча, системалы эш итүне югары бәяләде һәм мондый предприятиеләргә республика ярдәм итәчәк, дип билгеләде.
Шул ук көнне Радий Хәбиров Бүздәк авылында “Башлык сәгате” үткәрде. Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов муниципалитетның социаль-икътисади хәле турында сөйләде, агымдагы елда яхшы күрсәткечләргә тукталды. Районда төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында биш ихата территориясе комплекслы төзекләндерелгән, шулай ук, дүрт күпфатирлы йортның 10 подъезды ремонтланган. Быел Ленин исемендәге скверны төзекләндерү төгәлләнгән һәм анда фонтан барлыкка килгән. Киңәшмә башланганчы Радий Хәбиров сквер буйлап узды һәм эшләр барышын бәяләде. Биредә артобъектлар, эскәмияләр, яңа ятктырткычлар барлыкка килгән. Барлык эшләрнең бәясе 6 миллион сум тәшкил итә.
Азат Арсланов районның “чүп” реформасын да тыныч кабул итүе турында белдерде. Муниципалитетта 2015 елда ук күп кенә авылларда контейнерлар урнаштырылган һәм чүп-чар чыгару өчен түләү алынган, шуңа күрә халык реформаны тыныч кабул иткән.