+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 ноябрь 2019, 17:55

Данлы үткәне, өметле киләчәге бар

Республика Башлыгы Илеш районына эш сәфәре барышында социаль, мәдәни, тарихи объектларда булды.

Республика Башлыгы Илеш районына эш сәфәре барышында социаль, мәдәни, тарихи объектларда булды.


Радий Хәбиров район дәваханәсендә балалар поликлиникасын, хатын-кызлар консультациясен, махсус белгечләр кабинетларын, рентгенология бүлеген карап чыкты. Төбәк җитәкчесе медицина учреждениесенең табиблар, җиһазлар белән комплектланган булуы белән кызыксынды. Поликлиникада бик күп яшь медиклар эшли, аларның кайберләре «Авыл табибы» программасы буенча районга күчеп килгән. Поликлиниканың яңа корпусында гаиләне планлаштыру, сәламәт бала кабинетлары, профилактика бүлеге эшли. Поликлиника иң заманча медицина аппаратлары һәм компьютер техникасы белән җиһазландырылган.
Башкортстан Башлыгы дәваханә корпусында булды, анда хәзер стоматология бүлеген һәм лабораторияне реконструкцияләү бара. Биредә шулай ук заманча җиһазлар урнаштырылачак. Поликлиниканы төзү 2016 елда башланган. Төзелешне 260 млн. сумнан артык күләмдә Социаль максатлы программалар фонды финанслаган.


Радий Хәбиров Югары Яркәйдәге Муса Гәрәев музее белән дә танышты. Ул легендар очучы-штурмовикның бронза бюстына чәчәкләр салды. Музейда Радий Хәбировка экспозицияләр күрсәттеләр.


Төбәк җитәкчесе Иске Күктау авылында яңа авыл мәдәният йортын карады.


Ул 2018 елның гыйнварында сафка кертелгән иде. Мәдәни учак 300 урынга исәпләнгән, анда зур тамаша залы, шулай ук иркен сәхнә һәм грим бүлмәсе бар.


Бинада заманча китапханә, компьютер залы, методик һәм түгәрәкләр бүлмәләре, балалар сәнгать мәктәбенең хореография һәм баян буенча дәресләре өчен сыйныфлар да җиһазланган.


Яңа авыл мәдәният йорты «Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект» программасы кысаларында төзелде.

Декабрьдә район үзәгендә яңа биологик чистату корылмалары сафка кертеләчәк. Аны төзүгә 141,5 миллион сум акча юнәлтелгән.
Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сүзләренә караганда, элекке корылмалар, нык искерү һәм торак йортлар актив төзелү аркасында йөкләнеш арту сәбәпле, үз тәгаенләнешен үти алмаган. Яңа корылмалар исә 30 блок-контейнердан тора. Авария очрагы килеп чыкса, эш тукталмый, чөнки корылмада берничә технологик линия эшли.

Әшмән авылында Радий Хәбиров «Орлёнок» балалар сәламәтләндерү лагерен реконструкцияләү барышы белән танышты. Ул ел әйләнәсенә эшләячәк. Максатлы социаль программалар фондыннан 140 миллион сум акча бүленгән. Әмма эшләрне төгәлләү өчен өстәмә акча таләп ителә. Радий Хәбиров мәсьәләне "Мәгариф сәгате"ндә тикшерергә кушты.

- Илеш районы яхшы үсештә, монда эшсөяр кешеләр яши һәм эшли, - диде төбәк Башлыгы. - Медицина торышы да, әлбәттә инде, авыл хуҗалыгы үсеше дә шатландырды мине. Республика, һичшиксез, районга ярдәм итәчәк, - дип йомгак ясады Радий Хәбиров.

Читайте нас