Республика Башлыгы Радий Хәбиров Илеш районына эш сәфәре барышында "Урожай" токымчылык заводында булды.
Биредә быел яңа технология буенча 1600 башка исәпләнгән сөт комплексы төзелә башлады. Түбәсе урынына – җылытылган тент, җылыткычлы бетон диварлар, идәнгә җылыту торбалары куелган. Объектны электр белән, ә иң салкын кыш көннәрендә утын белән җылыту планлаштырыла. Ферма хуҗалары мондый төзелеш күпкә арзанрак, ди, чөнки ул проект таләп итми.
«РТП» җәмгыяте директоры Наил Кашапов сүзләренә караганда, аларның предприятиесе 25 елдан артык хезмәт күрсәтә алучы фермалар төзи. Алар җиңел җыела һәм сүтелә. Аграрийлар арасында мондый тиз төзелә торган конструкцияләр белән кызыксыну зур, чөнки бу чагыштырмача 35-40 процентка арзанга төшә. Куйбышев исемендәге хуҗалыкта шундый ук технология буенча 1200 башка исәпләнгән сыер абзарлары төзергә җыеналар. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесенә хөкүмәт тарафыннан терлекчелек комплексы төзелеше өчен субсидияләр һәм кредитлар алуда ярдәм күрсәтеләчәк.
"Урожай" хуҗалыгындагы фермада сыер саву залы эшли башлаган, монда "Afimilk" Израиль җиһазы урнаштырылган, ул көтү белән идарә итү буенча дөньяда иң яхшыларның берсе.
Система автомат рәвештә һәр сыерның хәлен күзәтеп тора, моның өчен хайванның аягына беләзек беркетелгән. Моннан тыш, саву залында һәр сыер саву станогының электр үткәрүчәнлеген һәм сөтнең башка күрсәткечләрен билгели торган мини-лаборатория урнаштырылган, алар буенча ветеринария табиблары һәм тармакның башка белгечләре авыруларны иртә стадияләрдә билгели һәм клиник күренешләр килеп чыкканчы, алдан чаралар күрә ала. Система шулай ук орлыкландыру вакытын, һәр сыердан сөт күләмен билгели, ә якындагы айларда, программа тулысынча эшләп киткәндә, аксым, май һәм углевод күрсәткечләрен дә үлчәячәк.
Әлеге проект 7 майда Хөкүмәттәге «Инвестчас» утырышында хупланды.
Аны гамәлгә ашыру өчен аграрийлар ярдәм алган. Бирегә барлыгы 479,1 млн. сум инвестиция җәлеп ителгән. «Урожай» җитәкчесе Айдар Мөхәрләмов сүзләренә караганда, 2020 елда хуҗалыкта 400 башка исәпләнгә сыерлар корпусын һәм 800 башка исәпләнгән бозаулар корпусын файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Биредә 13,3 мең тонна сөт (көнгә 36,5 тонна) җитештерергә ниятлиләр, таналарның тәүлеклеклек артымы көнгә 800 граммга якын булыр дип көтелә.