Анда яшәүчеләргә бу үзгәрешләр кыенлыклар китермәячәк.
Уфа шәһәре һәм Уфа районы чикләре үзгәрәчәк. Бу турыдагы закон проектын Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары 28 ноябрьдә узачак утырышта караячак.
— Уфа районының Р-240 Уфа-Ырынбур федераль трассасы урнашкан территориясе аэропорт юнәлешендә Уфа шәһәренә карый башлаячак. Шулай ук Зубово һәм Чесноковка авыл биләмәләре территориясенең бер өлеше дә Уфага керәчәк, Уфа да шуңа бәрабәр җир мәйданнарын шушы авыл советларына бирәчәк. Бу административ-хуҗалык эшләрен көйләү өчен башкарыла. Уфа шәһәрендә һәм Уфа районында яшәүчеләргә аның кыенлыгы булмаячак, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.