+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 ноябрь 2019, 09:00

Алар республика данын арттыра!

Уфада Башкортстанның иң лаеклы гражданнарын ачыклау буенча узган конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте

Уфада Башкортстанның иң лаеклы гражданнарын ачыклау буенча узган конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте

“Башкортостан” дәүләт концерт залында “Иҗтимагый электрон гәзит” сайтында республиканың иң лаеклы гражданнарын ачыклау буенча узган тавыш бирү конкурсы финалчыларына һәм җиңүчеләренә мактаулы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Конкурсның муниципаль этабындагы 248 җиңүчедән 12 абсолют җиңүче сайлап алынды. Чарада Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов, Башкортстан Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән бәйләнешләр буенча идарә начальнигы Юрий Коземаслов, Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова, Дәүләт думасы депутатлары Илдар Бикбаев, Зөһрә Рәхмәтул­лина, генерал-полковник, Дәүләт думасы депутаты, Русия Герое Николай Антошкин, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Алина Сөләй­манова, полковник, Русия Герое Владимир Алимов, Һава-десант гаскәрләре генерал-майоры, Русия Герое Сергей Тулин һәм башкалар катнашты.– Конкурс беренче ел гына үткәрелми, һәм без нәтиҗәләрне ныклап карыйбыз. Әлеге конкурсны оештыручыларга рәхмәт әй­тәсем килә. Безнең республикада һәм, гомумән, Ру­сиядә патриотик тәр­биягә, рухи-әхлакый башлангыч­ларны үстерүгә зур игътибар бирелүен билге­ләп үтәсем килә. Мин ышанам: ул киләчәктә шәһәр һәм районнар дәрәҗәсендә генә түгел, ә төбәкара һәм федераль конкурска әве­релер. Барыгызга да ныклы сә­ламәтлек һәм иң амбициоз план­нарыгызның тормышка ашуын телим, – диде Рөстәм Ишмөхәм­мәтов.
Әйтергә кирәк, җиңүче­ләрнең берсе “Кызыл таң” нәшрияты директоры-баш мөхәр­рире Фаил Фәтхет­динов булды. Ул “Журналист, язучы, радиотапшырулар алып баручы” но­минациясендә җиңү яулады.
“Дәүләт эшлеклесе, муниципаль хез­мәткәр” но­минациясендә Башкорт­станның беренче Президенты Мортаза Рә­химов җиңде.
“Фән һәм мәгариф” номинациясендә Нефтекама шәһәренең 1нче лицеена нигез салучы һәм директоры Вячеслав Гәрәев беренче урынга чыкты.
“Спорт” номинациясендә беренче урында – “Шотокан” үсмерләр клубы җи­тәкчесе һәм тренер-укытучы Юрий Архипов.
“Сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм сәүдә” номинациясендә “Русия” җәмгыяте директоры Фидәрис Гарипов җиңүче булды.
“Сәламәтлек саклау” номинациясендә җиңүче – Калтасы дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире Маргарита Насыйбуллина.
“Мәдәният һәм сәнгать” номинациясендә беренче урынга Уфаның 7нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Алевтина Бикбаева лаек булды.
“Актив гаилә, күпбалалы гаилә” номинациясендә беренче урынга Усаевлар гаиләсе чыкты.
“Эшкуар” номинация­сендә танылган эшкуар, фермер Дамир Идиятуллин җиңүче булды.
“Кораллы Көчләрдә хезмәт итү, МЧС, полиция” номинациясендә ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдинов җиңү яулады.
“Героик гамәл кылган кеше” номинациясендә беренче урында – кыз баланы суга батудан коткарган 12 яшьлек Азамат Арапов.
“Җәмәгать эшчәнлеге, хәйриячелек” номинация­сендә беренче урынга “Акрополь” оешмасы генеральный директоры, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Хәйдәр Гайсин чыкты.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас