+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 ноябрь 2019, 10:00

Аналарга хөрмәт булса, ил кодрәтле

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпбалалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күпбалалы әниләргә “Ана даны” медален тапшырды.

— Сез —гаилә бәхете генә түгел, ил иминлеге сагында торучылар да, — диде ул Колоналы залга җыелган гүзәл затларга. – Сезнең шәхси батырлык — башкаларга үрнәк. Сездәй асыл затларны хөрмәтләп, илебез кодрәт ала. Русиядә Аналар көнен билгеләп уздык, сезне балалар, гаиләгез тәбрикләде. Инде безгә чират җитте. Иң изге теләкләребез белән бергә, сезне, республикада гаилә, ана һәм бала мәнфәгатьләрендә эшчәнлек елдан-ел киңрәк җәелдереләчәк, дип ышандырасы килә. Республика Хөкүмәте эшчәнлегендә төп юнәлеш социаль өлкә булып кала. Балалар бакчалары, мәктәпләр, сәламәтләндерү учреждениеләре төзүгә арытаба да зур игътибар бирәчәкбез.
Дәүләт бүләге алырга 48 гүзәл зат килгән иде. Аларның күбесе төбәк җитәкчесенә шәхси сорауларын җиткерде. Күпбалалы гаиләләргә бирелә торган җир участогы турында сөйләшүдә Радий Хәбиров аналарның аны акчалата сертификатка алмаштыру турында фикерләрен белде
Читайте нас