+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 ноябрь 2019, 09:40

Башкортстан Башлыгы – Бүздәктә

Агымдагы елда Башкортстан ит компаниясе Бүздәк районында дуңгызчылык буенча селекция-генетика үзәген эшкә кушты. 2017 елда башланган проектның гомум инвестицияләр күләме 3,3 миллиард сум тәшкил итә.

Агымдагы елда Башкортстан ит компаниясе Бүздәк районында дуңгызчылык буенча селекция-генетика үзәген эшкә кушты. 2017 елда башланган проектның гомум инвестицияләр күләме 3,3 миллиард сум тәшкил итә.


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә Бүздәк районы буенча эш сәфәре барышында комплекс белән танышты. Башкортстан ит компаниясе генеральный директорының беренче урынбасары Ринат Зәйнуллин төбәк Башлыгына, ике эре комплекс 166 гектар мәйданда урнашкан, дип белдерде. Бүген биредә Дания токымлы 5400 баш ана дуңгыз асрала, үзәк Европада иң зурлардан санала. Төбәк Башлыгына мониторлар аша терлекләрнең нинди шартларда асралуын күрсәттеләр. Биредәге терлек Русиянең товар фермаларына һәм чит илгә экспортка озатыла. Радий Хәбиров компаниянең киләчәккә планнары белән кызыксынды. Ринат Зәйнуллин сүзләренә караганда, әлеге вакытта Бәләбәй районында ит эшкәртү комплексын проектлаштыру бара.
Арытаба Радий Хәбиров Бүздәк психоневрология интернаты эшчәнлеге белән танышты. Ул 1995 елның 1 мартыннан башлап эшли. Медицина-социаль учреждениедә 18 яшьтән өлкәнрәкләр һәм инвалидлар яши. Бүген биредәге 144 кеше тулысынча дәүләт тәэминатында.
Интернатта су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү буенча 15,3 миллион сумлык эшләр тәмамланып килә, ә декабрьдә биредә мунча-кер юу комплексы сафка басачак.
Арытаба Радий Хәбиров Бүздәк үзәк район дәваханәсендә булды. Агымдагы елның декабрендә, капиталь ремонттан соң, дәваханәнең өч катлы дәвалау корпусы файдалануга тапшырылачак. Эшләр 14,4 миллион сумга бәяләнә. Медицина учреждениесенең баш табибы Айрат Хаҗиев лифтлы, җылытылган үтеп йөри торган юл таләп итүен белдерде. Проект әзер, әмма финанслау юк. Дәваханә, шулай ук, 20 миллион сумлык күчмә маммографка мохтаҗ.
Төбәк җитәкчесе Сәламәтлек саклау министрлыгына әлеге мәсьәләләрне хәл итүне йөкләтте. Ул шулай ук кадрлар тәэминаты белән кызыксынды.
Республика җитәкчесе урындагы поликлиникада да булды. Биредә ул хезмәткәрләр белән аралашты, мәгълүмат автоматы эше белән танышты, табибларга язылу ничек алып барылуы белән кызыксынды.
“Бүздәк металл прокат заводы” җәмгыяте элекке “Сельхозтехника” берләшмәсенең җитештерү биналарында урнашкан. Аның директоры Артем Гемаев сүзләренә караганда, завод Иран җиһазларын файдаланып эшли. Проектка беренче инвестицияләр 100 миллион сумнан артып киткән.
Заводта төрле диаметрлы һәм озынлыктагы арматура җитештерелә. Сменага биш тонна арматура чыгарыла, аңа төзелештә ихтыяҗ зур. Биредә 20дән артык кеше эшли, алар арасында күпчелеге районда яшәүчеләр.
Радий Хәбиров завод җитәкчелеген предприятие­нең инвестицион планнары турында фикер алышу өчен “Инвестиция сәгате” утырышына чакырды.
“Бүздәк” теплица хуҗалыгы Русиядә үз продукциясе белән дан тота, теплицаларда үстерелгән кыяр Красноярск краенда да сатыла. Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары Шәфоат Хәбибрахманова сүзләренә караганда, киләчәктә ябык грунт яшелчәләрен үстерү мәйданын 12 гектарга кадәр арттыру, ә яшелчә уңышын елына 14 мең тоннага җиткерү күздә тотыла. Планда — томатлар, татлы борыч, баклажаннар үстерү.
Башкортстан Башлыгы агробизнес алып баруда заманча, системалы эш итүне югары бәяләде һәм мондый предприятиеләргә республика ярдәм итәчәк, дип билгеләде.
Эш сәфәре барышында Радий Хәбиров Бүздәк консерва заводында да булды.
Шул ук көнне Радий Хәбиров Бүздәк авылында “Башлык сәгате” үткәрде. Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов муниципалитетның социаль-икътисади хәле турында сөйләде, агымдагы елдагы күрсәткечләргә тукталды. Районда төзекләндерү буенча зур эш алып барыла. “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында биш ихата территориясе комплекслы төзекләндерелгән, шулай ук, дүрт күпфатирлы йортның 10 подъезды ремонтланган. Быел Ленин исемендәге скверны төзекләндерү төгәлләнде һәм анда фонтан барлыкка килде. Киңәшмә башланганчы Радий Хәбиров сквер буйлап узды һәм эшләр барышын бәяләде. Биредә артобъектлар, эскәмияләр, яңа яктырткычлар барлыкка килде. Барлык эшләрнең бәясе 6 миллион сум тәшкил итә.
Читайте нас